Югары Ослан картлары бәйрәм концертына барды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

1нче октябрендә "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан өйдә социаль хезмәт карамагындагы гражданнарга Өлкәннәр көненә багышланган концерт программасын карап кайту оештырылды.

Социаль хезмәткәрләр Мурзина Ирина һәм Романова Любовь үзләренең карамагындагы кешеләр белән бергә Югары Ослан районының Мәдәният йортында булдылар. Чарада катнашучылар игътибарына Югары Ослан районы иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.

Өлкән кешеләр "Өмет утраучыгы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективына бу сәфәрне оештырган, игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ өлкәннәр тормышында катнашкан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International