Иртәгә, 3 октябрь көнне, Чүпрәле районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар, шул исәптән пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә якынлашучы гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада катнашу өчен районның җиде предприятиесе һәм оешмасы киләчәк. Ярминкә эшендә шулай ук Чүпрәле тармак технологияләре техникумы вәкилләре дә катнашачак.
Чара Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 15 нче йорт адресы буенча узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.