Минзәләдә буыннар чылбырын ныгытуга юнәлдерелгән чара узды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

"Өлкән буын" милли проекты  уңаеннан Минзәлә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Өлкәннәр көненә багышланган "Игелекле юлы" дип исемләнгән чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларда әби-бабайларга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, шулай ук буыннар, туганлык хисләрен ныгыту.

Бәйрәмдә тимурчылар отряды карамагындагылар, пенсионерлар, "Тургай" приютының элеккеге хезмәткәрләре, шулай ук Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан кунаклар да килде. Приютта тәрбияләнүчеләр бәйрәм концерты программасы белән чыгыш ясады һәм шулай ук үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук балалар өлкәннәр белән бергә «Җептән курчаклар» дигән уртак мастер-класста да катнаштылар.

Чара ахырында бергәләп чәй эчү оештырылды. Чәй табыны артында кунаклар үзләренең яшьлекләрен, хезмәт эшчәнлеген искә төшерде, кызыклы тормыш тарихларын сөйләделәр. Профсоюз комитеты шулай ук приютта эшләгән пенсионерларны котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International