"Экстремизмга-юк!" айлыгы уңаеннан Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә чара узды. 1 сентябрь көнне биредә кешеләрне эвакуацияләү буенча коллективның бердәм булуын тикшерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан администрация гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәли эш алып бару тикшерде.
Аерым игътибар янгынга каршы әзерлеккә һәм теракт янаганда үз-үзеңне тотышка бирелде. Коллектив, ата-аналар (38 кеше) 29 инвалид балаларны тиз һәм оператив рәвештә "эвакуацияләделәр". Укулар уңышлы үтте. Соңыннан үзәк директоры вазифаларын башкаручы И. Миникаев йомгак ясап, үткәрелгән чарага яхшы бәя бирде.