ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Иҗади остаханә" клубы уңаеннан Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән төркемле дәрес уздырды.

Халыкара өлкәннәр көнендә Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәге белгечләре үзләренең ветеран-коллегаларын кунакка чакырды.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Йөрәгебез мәңге яшь булсын" дигән тантаналы чара узды.

Казанның Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында балаларда АДК чаралары ярдәмендә коммуникация күнекмәләрен формалаштыру буенча зур эш алып барыла. Баланы аралашырга өйрәтү - балалар йорты хезмәткәрләре алдында торган мөһим бурыч.

Бүген Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан Баулы муниципаль районы "Шәфкать" үзәгендә өлкәннәрне котладылар. Котлау сүзләре белән  5 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Елесеева Елена җитәкчелегендә укучылар чыгыш ясады.

1нче октябрьдә Әлмәт районындагы иҗтимагый яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.

Әлмәтнең "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер" ирекле ярдәмчеләр үзәгендәгеләр Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган хәйрия концертында катнашты. Әлеге концертны "Постройка+" журналы мөхәррире Марина Гайнетдинова оештырды.

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы "МВЕН" фирмасы"  ҖЧҖ 220 хезмәткәре алдында 8228,4 мең сумлык бурычын кайтарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International