1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Ветераннары берлеге» республика иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Чарада шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар ремонттан соң тапшырылган оешмаларны карап чыкты, ветераннарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә торган иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең эшен югары бәяләделәр.
Бинада шулай ук компьютер классы, психологик бушану кабинеты, спорт-сәламәтләндерү залы бар, ял бүлмәсе һәм социаль чәчтарашханә, китапханә, бильярд эшли. ТР Президенты ветераннар өчен тудырылган шартларны югары бәяләде.