1 октябрьдә Биектау районы Садилово авылында яшәүче Чихирева Елизавета Васильевнага 95 яшь тулды. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, гомер буе туган авылында хезмәт иткән, 5 бала, 9 онык, 13 оныкчык тәрбияләгән.
Аны туган көне белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Ул аңа район исеменнән бүләкләр һәм ил Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды. Шулай ук Усад урта мәктәбе укучылары Елизавета Васильевнага үзләренең иҗади номерларын бүләк иттеләр.
Елизавета Васильевна, бүгенге көндә игътибар һәм кайгыртучанлык белән уратылган. Аны Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре В. Дахно карый.