Командада эшли белүне үстерү, иптәшләргә ярдәм итү, үз теләкләрен уртак мәнфәгатьләргә буйсындыру максатларында, Баулы "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Брейн-ринг" интеллектуаль уен үткәрде.
Өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту, аларның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру максатыннан Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре социаль технологияләрне актив куллана.
2019 нчы елда биш көнлек эш атнасында 4 һәм 6 нчы ноябрь ял көннәре булып санала. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Кичә, 24 октябрьдә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле “Татаиснефть” ҖЧҖ хезмәткәрләре белән очрашты. Алар пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә карый.
Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүче иң кечкенә балалар каптыргычлар белән уйнарга ярата.
«Әниләр көне» – мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче хатын-кыз үзен хатын-кыз итеп тоя алсын өчен оештырылган хәйрия проекты.
Зәй районында күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең торак урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә автоматик янгын кисәтү төймәләре урнаштыру эшен дәвам итә.
Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 23 октябрьдә Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Һөнәр" дигән темага кроссвордлар конкурсына йомгак ясалды.
Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча "Игелек дөньясы" дигән дәрес узды.