Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүче иң кечкенә балалар каптыргычлар белән уйнарга ярата.
Каптыргыч ярдәмендә уеннар балаларда кулларның вак моторикасын, игътибар, тырышлык, хыял, кабул итү сәләтен үстерә, мөстәкыйль нидер ясау мөмкинлеге бирә.
"3 яшьтәге балаларның ихтыяҗлары киңәя, эшчәнлек рәвешләре һәм төрләре үзгәрә, аң элементлары формалаша. Бу яшьтә алар тирә-юньдәгеләрнең сөйләменә карата кызыксынуы, сүзлек запасы арта. Боларның барысына да уен ярдәмендә ирешелә", - дип саный педагог Оксана Бәширова.