Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге балалары укучылар сараена даими рәвештә шахмат түгәрәгенә йөри.
Менделеевскның "Өмет яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 24 октябрьдә "Көч куллануга каршы бергә!" акциясе уздырды.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы очрашу узды. Бу юлы очрашу "Ачык ишекләр көне" форматында оештырылды.
Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге "Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте" җитештерү берләшмәсе белән берлектә "Һөнәргә кереш" дигән комплекслы хезмәт күрсәтүне оештырды. Хезмәт Зәй районы мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларына күрсәтелә һәм "Электргаз эретеп ябыштыручы" һөнәре буенча һөнәри әзерлек нигезләрен һәм һөнәри юнәлеш эшен берләштерә.
23 октябрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге гражданнар белән очрашу узды.
2019 елга тармакның өстенлекле максатларының берсе - "Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу". 24 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган 2 гаиләдәге балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы буенча ведомствоара социаль консилиум үткәрелде.
23 нчы сентябрь көнне Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Айгөл Сәлимова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Яр Чаллы шәһәре “Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" дигән темага әңгәмә уздырды.
Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
24 октябрьдә Алабуга районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, бозлавык” дигән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр белән мәгълүмати-профилактик әңгәмәләр дәвам итә.