"Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр белән социумда үз-үзеңне тоту модельләрен тикшерделәр

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча "Игелек дөньясы" дигән дәрес узды.

Балалар "Морозко" әкиятен карады. Педагог-психолог Эльвира Новикова белән берлектә геройларның үз-үзләрен тотышы, аларның гаиләдәге хәле һәм социумда нәтиҗәле үз-үзеңне тоту модельләре турында фикер алыштылар.

Әкият турында фикер алышканнан соң, социаль приютта тәрбияләнүчеләр үз дөньясын рәсемгә төшерделәр. Рәсемнәрдә алар туганнары һәм якыннары белән җылы мөнәсәбәттә чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International