Янгын кисәтү җайланмалары Лаеш районының өлкән буын йортларында урнаштырыла

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә автоматик янгын кисәтү төймәләре урнаштыру эшен дәвам итә.

Янгын белдерүче җайланма төрле ябык бина һәм корылмаларда аз гына төтен чыкса да, тавыш чыгара.

Якын көннәрдә мондый датчикларны Лаеш районының 33 йорт хуҗалыгында урнаштыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International