«Әниләр көне» – мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче хатын-кыз үзен хатын-кыз итеп тоя алсын өчен оештырылган хәйрия проекты.
Ландыш – «Әниләр көне» проектының беренче катнашучысы. Бик игелекле, ачык һәм шат күңелле хатын-кыз. Ландышның бу көне бизәндерүчегә барудан башланды, ә бизәндерүче аның матурлыгын ассызыклый алды. Аннан соң Ландыш Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Волонтер» үзәге ирекле ярдәмчеләре белән фотостудиягә барды, анда аны фотограф көтеп тора иде. Фотосессия уңайлы һәм иркен шартларда узды. Көн ахырында катнашучы шатлыгын белдерде, чөнки Ландыш өчен бу беренче шундый чара, һәм, һичшиксез, ул Ландышка бик күп уңай хисләр алып килде.
«Волонтер» үзәге проект партнерларына «Әниләр көне» проектын тормышка ашыруда ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерә.