Бала карау буенча декрет ялындагы һәм хезмәт эшчәнлегенә кайтырга җыенган 14 хатын-кыз Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан өстәмә һөнәри белем алу өчен юллама алды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы буенча Түбән Камада эшсез гражданнар һөнәри белем ала. Кама Аланы ш.т. б. 15 кеше шәхси сакчы һөнәренең күнекмәләрен үзләштерә.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2020 нче елга ачык максатлар формалаштыру буенча утырышы булып узды. Чара дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатлары һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль буенча проектны тормышка ашыру уңаеннан үткәрелде.
Үз эшчәнлеген төзелеш тармагында алып баручы Зәй муниципаль районының "СУ-155" ҖЧҖ 2 хезмәткәре алдында 66,0 мең сумлык бурычны тулысынча каплады.
Әгерҗе районында эчәргә яраклы һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен су бүлү тармагында эшен җәелдергән "Водоканал" ҖЧҖ 66 хезмәткәргә өлешчә 1 510,94 мең сумлык әҗәтен түләде.
Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина "Балачак яклана" программасы кысаларында, балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү буенча "Баланың конфиденциальлеккә хокукы" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Медиадөньяда яши белү, девайслар һәм гаджетлар белән нәтиҗәле файдалана белү, тирә-юньне һәм эчке дөньяны күрә белү "digital-экология" дип атала. Аның алшартларын үзләштерү һәр заман кешесенең бурычы булып тора.
Бүген, 24 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы узды.
23 октябрьдә Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева “Кич утыру” дип исемләнгән татар халык фольклор кичәсе үткәрде.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Ферекс-Лаеш" ҖЧҖнә барганнар.
Баулы интернат-йортында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла.