Зәй районында күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең торак урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
24 октябрьдә янгын күзәтчелеге инспекторы, “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән берлектә, әлеге гаилә йортларында янгын чыгуну кисәтү җайланмаларын урнаштыру эше оештырды.
Эш барышында ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрелде. Ата-аналарны йортта, урамда янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында кисәттеләр, автоном рәвештә хәбәр итүче җиһазлардан файдалану турында инструктаж үткәрелде, киңәшләр бирелде, “Торак фондның янгын куркынычсызлыгы чаралары” белешмәлекләре тапшырылды.