Әлмәт мәшгульлек үзәге пенсия яшенә якынлашучы хезмәткәрләр белән очрашты

2019 елның 25 октябре, җомга

Кичә, 24 октябрьдә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле “Татаиснефть” ҖЧҖ хезмәткәрләре белән очрашты. Алар пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә карый.

Очрашу барышында катнашучыларга пенсия яшенә якынлашучы гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, шулай ук мондый гражданнарга социаль ярдәмнең өстәмә гарантияләрен билгеләү турында мәгълүмат җиткерелде. Очрашуда 20 граждан катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International