Социаль туризм өлкәннәрнең активлыгын арттыра

2019 елның 25 октябре, җомга

Өлкән буын кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту, аларның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру максатыннан Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре социаль технологияләрне актив куллана.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында социаль туризм (туристик экскурсияләр һәм туган як буйлап сәяхәтләр) һәм парк ретриты (табигате белән аралашу мультимедияле һәм турыдан-туры аралашу)  аеруча популяр. Бу технологияләр тормышка кызыксынуны арттыра, физик һәм рухи сәламәтлекне яхшырта, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә, инвалидларның да интеллектуаль эшчәнлеген активлаштыра.

24 октябрь көнне белгечләр Светлана Шигаева һәм Марина Гыйльметдинова социаль хезмәт алучылар өчен Скарятин бакчасына экскурсия оештырды. Экскурсантлар көзге һаваның сафлыгы һәм чисталыгы белән ләззәтләнде, Борис Пастернак һәйкәленә сокландылар.

Скарятин бакчасыннан экскурсантлар "Хәзинә" скверына юнәлделәр. Аның бизәге – күренекле әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре - Фатих Әмирхан, Кояш Тимбикова, Гаяз Исхакый, София Гобәйдуллина бюстлары. Сәяхәтчеләр  көзге табигать матурлыгына сокланып шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International