Командада эшли белүне үстерү, иптәшләргә ярдәм итү, үз теләкләрен уртак мәнфәгатьләргә буйсындыру максатларында, Баулы "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Брейн-ринг" интеллектуаль уен үткәрде.
Дәрес барышында катнашучылар белән сораштыру үткәрелде. Алар 3 командага бүленеп төрле уеннарда актив катнашты, сорауларга җавап бирде һәм бурычларны үтәделәр. Дәрес коллективның эмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итте.