Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә Эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырылган конкурска йомгак ясадылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 23 октябрьдә Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Һөнәр" дигән темага кроссвордлар конкурсына йомгак ясалды.  

Конкурс балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм эшче һөнәрләр буенча белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә. Биредә декоратив-гамәли иҗатның төрле техникаларын кулланып башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Һәр катнашучы үз эшен үзе тәкъдим итте, соңыннан балалар һәм ата-аналар иң кызыклы башваткычларны чиште. 

Башваткычларны төзү һәм аларны чишү фикерләү үсешенә ярдәм итә, үз фикерләрен төгәл һәм мантыйкый чагылдырырга, хәтерне күнектерергә, балаларның күзаллауларын киңәйтүгә, зирәклекне үстерергә ярдәм итә, дип санала. 

Чара ахырында "Креатив", "Иң катлаулы кроссворд", "Табышмакларда һөнәрләр", "Тамашачылар симпатиясе" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International