ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Алабуга картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия концерты оештырылды. Биредә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты Рөстәм Котлыбаев чыгыш ясады.

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәммәтсез караш һәм көч куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән программа кысаларында “Балкыш” приютында тәрбияләнүчеләр балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Р.А. Алчина белән очрашты.

26 нчы октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортта социаль хезмәт алучы Анатолий Коптелов шашка буенча район ярышларында катнашты.

2019-2020 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасын, 2014-2025 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның август-октябрь айларында Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәкләре, акылга зәгыйфь балалар интернат-йортлары белгечләре өчен «Кинезиотейпирование» программасы буенча квалификацияне күтәрү курслары оештырылды.

Балтачның Түнтәр авылында яшәүче Муллагалиева Хәдичә Низаметдин кызына  25 октябрь көнне 90 яшь тулды.

Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә "Игелек бүләк ит" фонды "Балаларга ярдәм кулы суз" исемле хәйрия чарасы уздырды.

25 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Баулы районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең медицина психологы Лилия Гайсина яшүсмерләр белән ВИЧ-йогышлы авырулар һәм СПИДны кисәтү темасына әңгәмә үткәрде.

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Көз бүләкләре" дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

23 октябрь көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2018 елның 25 сентябрендә кабул ителгән 9 нчы номерлы “2019 елга Татарстан Республикасы территориясендәге эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланырга тиешле эш урыннары санын билгеләү турында” карарын үтәү буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International