Алабуга интернат-йорты музыкаль кунак каршы алды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Алабуга картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хәйрия концерты оештырылды. Биредә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры артисты Рөстәм Котлыбаев чыгыш ясады.

Өлкән кешеләр таныш һәм яраткан халык җырларын, төрле  романслар тыңлады. Сугыш еллары әсәрләре тамашачы күңеленә бигрәк тә хуш килде.

Музыкаль кичә "Вдоль по Питерской" дигән күңелле һәм дәртле рус халык җыры белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International