Балтачның Түнтәр авылында яшәүче Муллагалиева Хәдичә Низаметдин кызына 25 октябрь көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, "Дуслык" җаваплылыгы чикле җәмгыятенең баш икътисадчысы Илфат Закировлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Кунаклар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.