"Шәфкать" үзәге психологы яшүсмерләр белән профилактик әңгәмә үткәрде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Баулы районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең медицина психологы Лилия Гайсина яшүсмерләр белән ВИЧ-йогышлы авырулар һәм СПИДны кисәтү темасына әңгәмә үткәрде.

Белгеч бу чирләрләрне йоктыру юллары һәм кисәтү ысуллары турында сөйләде. Лилия Гайсина Россия Федерациясе субъектларында махсус учреждениеләр һәм ВИЧ-инфекциясе, СПИД таралуны профилактикалау өлкәсендә, алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат бирде. Шулай ук яшүсмерләргә "Кызлар һәм егетләр өчен" буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International