Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Көз бүләкләре" дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә төрле техникаларда башкарылган эшләр тәкъдим ителде. Аларны әзерләүдә реабилитантларның әти-әниләре дә актив катнашты. Балаларның ниятләрен һәм идеяләрен тормышка ашырырга хезмәт буенча инструктор ярдәм итте.