23 октябрь көнне Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2018 елның 25 сентябрендә кабул ителгән 9 нчы номерлы “2019 елга Татарстан Республикасы территориясендәге эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланырга тиешле эш урыннары санын билгеләү турында” карарын үтәү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Д.В. Лулаков, Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе М.Г. Мөхәмәдиев, 10 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Катнашучыларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталаштыру законы бозылган очракта эш бирүчеләрнең җаваплылыгы хакында мәгълүмат җиткерелде.
Киңәшмәдә катнашучыларга инвалидлыгы булган гражданнарның резюмелар банкы белән танышырга тәкъдим ителде.