Яңа Кәшер интернат-мәктәбендә "Игелек бүләк ит" фонды "Балаларга ярдәм кулы суз" исемле хәйрия чарасы уздырды.
Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер" үзәге ирекле ярдәмчеләре дә читтә калмады һәм әлеге чарада катнаштылар.
Чара башында мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр концерт номерлары белән чыгыш ясады, шуннан соң "ЛавЛидия" флористик салоныннан остаханә оештырылды, анда балалар флористик чәчәк бәйләмнәре ясарга өрәнде. Чакырылган әбиләр мунчала бәйләү буенча остаханә үткәрделәр.
Балалар өчен кием-салым һәм аяк киеме Әлмәт шәһәренең битараф булмаган кешеләре тарафыннан җыелган иде. Мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләр үзләренә ошаган әйберләрне үзләре сайлап ала алды.
Хәзерге вакытта әти-әниләреннән еракта урнашкан балалар өчен мондый чаралар бик мөһим, чөнки алар үзләренә карата кайгыртуны һәм кызыксынуны тоя ала.