Тернәкләндерү үзәкләре белгечләре "Кинезиотейпирование" программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

2019-2020 елларга «Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру» ярдәмче программасын, 2014-2025 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның август-октябрь айларында Министрлыкның Республика ресурс үзәге тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәкләре, акылга зәгыйфь балалар интернат-йортлары белгечләре өчен «Кинезиотейпирование» программасы буенча квалификацияне күтәрү курслары оештырылды.

Программаның максаты - тернәкләндерү ысулы буларак кинезиотейплаштыру өлкәсендә учреждение белгечләрендә компетенцияләр формалаштыру.

Укыту кафедра мөдире, медицина фәннәре докторы Резедә Бодрова җитәкчелегендә реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының укытучыларын җәлеп итеп, Казан дәүләт медицина академиясе җирлегендә узды.

Тыңлаучылар материалны тапшыруның югары дәрәҗәдә булуын, курсның актуальлеген һәм гамәли кыйммәтен билгеләп үтте. Укулар тәмамланганнан соң 50 белгеч тиешле үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International