Министрлыкта биш бурычлы предприятиенең хезмәт хакын түләү буенча вәзгыять тикшереде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

25 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминият фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Әлмәт, Апас, Түбән Кама, Аксубай муниципаль районнары, Яр Чаллы шәһәре территориясендә урнашкан һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм күчемсез милек белән идарә итү тармакларында эшчәнлек алып баручы 5 бурычлы оешманың хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.

Конкрет чаралар күрү өчен әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре чакырылган  иде.

Барлык предприятиеләр дә, бурычларын билгеләнгән вакытка кадәр түләп бетерү шарты белән халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International