Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче районда узган шашка кубогында җиңүче

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

26 нчы октябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортта социаль хезмәт алучы Анатолий Коптелов шашка буенча район ярышларында катнашты.

Анатолий Коптелов көндәшләре белән ярышканда, зирәклек һәм алдан күрүчәнлеген оста  күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча ул беренче урынны алды.

Шашка-шахмат буенча район һем республика ярышларында А. Коптелов ел саен катнаша һәм призлы урыннар яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International