Әлки интернат-йортында яшәүчеләргә гриппны кисәтү ысуллары турында сөйләделәр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Әлки картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомуми практика табибы Р. Вәлиев һәм палата шәфкать туташы Г. Сөнгатуллина "Грипп һәм аны кисәтү" темасына профилактик әңгәмә үткәрде.

Алар социаль хезмәт алучыларга авыруның симптомнары, өзлегүләр һәм вирусны тапшыруның төп юллары турында сөйләде. Медицина хезмәткәрләре, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәп, авыруның һәм грипп таралу куркынычын киметергә мөмкин, дип билгеләделәр. Әңгәмә җылы дустанә атмосферада үтте.

Социаль хезмәт алучылар медицина хезмәткәрләрен зур кызыксыну белән тыңлады, сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International