Минзәлә мәшгульлек үзәге районның эш бирүчеләре белән киңәшмә үткәрде

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Күптән түгел Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм кадрлар хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә үткәрде. Киңәшмә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларны кисәтү мәсьәләләренә багышланган иде.

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Сәмигуллина законнар базасы һәм ташламаларга ия кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итү нормалары турында сөйләде. Ул шулай ук квотаны үтәмәгән өчен җаваплылыкка да басым ясады.

2019 елда квота "Чиста шәһәр" МУП һәм "Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы" ДББМУ тарафыннан урнаштырылган иде. Бүгенге көндә муниципаль унитар предприятие берәмлекне үтәмәде. Район башлыгы урынбасары Н. Г.Бикеева предприятие җитәкчелегенә ел ахырына кадәр калган вакытта билгеләнгән күрсәткечне үтәү буенча чаралар күрергә кушты.

Киңәшмәдә тагын бер мөһим мәсьәлә – дискриминациягә юл куймау һәм пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын үтәү турында фикер алыштылар.  Шулай ук "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында пенсия яшенә җитүчеләр федераль бюджет яки Татарстан Республикасы бюджеты хисабына һөнәри белем, квалификация күтәрә ала. Укулар эш бирүчеләрнең гаризалары яки пенсия яшендәге гражданнарның шәхси мөрәҗәгатьләре буенча мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International