"Кояшкай" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен тематик чара узды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

25 нче октябрь көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә музыка җитәкчесе Н. Мусина, тәрбиячеләр Л. Полуэктова, Д. Семина, Г. Мусина балалар белән "Көзге бәйрәм" дигән танып-белү - күңел ачу чарасы үткәрде.

Алар балаларны көз бүләкләре белән таныштырды. Бәйрәмнең төп вакыйгасы - Көзне каршы алу, ул балалар белән күңелле уеннарда катнашты, әйлән-бәйлән алып барды. Бәйрәмнең сюрпризлы мизгеле - Болыт барлыкка килү булды. Болыт балалар белән бергә "Кояш һәм яңгыр" уенын уйнады, анда балалар кояшка шатланды, ә яңгыр яуганда, зонтик астына качтылар. Болыт һәм Көз балаларга яшелчәләр турында кызыклы табышмаклар әйтеште, үзләренең матур, тынгысыз холыклары белән балаларны шатландырдылар.

Өлкән яшьтәге балалар фортепианога кушылып көз  турында җыр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Балалар кәрҗингә яшелчә һәм җиләк-җимешне сортларга бүлеп тутырды, рәсемнәргә карап яшелчәләрне атадылар, "Бакча әйлән-бәйләне" уенын уйнадылар. Көз балаларны күчтәнәчләр белән сыйлады. Бәйрәм гомуми фото белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International