Әлмәт мәшгульлек үзәгендә ачык ишекләр көне

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Узган җомгада, 25 нче октябрьдә, Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән ачык ишекләр көне форматында чираттагы очрашу узды.

Әңгәмә барышында мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре эш бирүчеләргә хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде. “Россиядә эш” порталында кирәкле хезмәткәрләрне сайлап алу турында, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү программалары турында да мәгълүмат бирелде.

Әлеге чарада шулай ук эш бирүчеләргә түбәндәге субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар:

- "Демография" милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укытуны оештыру;

- инвалидларны эшкә урнаштырганда хезмәт өчен түләү чыгымнары өлешен каплау;

- күпбалалы ата-аналарны яисә инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру чыгымнарын каплау.

Эш бирүчеләр белән мондый очрашуларны мәшгульлек үзәге атна саен җомга көнне оештыра.  Катнашуга гаризалар (8553) 32-34-95 телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International