"Веста" социаль ярдәм үзәгендә көзге уеннар

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Түбән Каманың  "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  үзәгендә "Көзге калейдоскоп" танып белү-күңел ачу чарасы оештырылды. Социаль хезмәт алучы гаиләләрнең ялын оештыру җәһәтеннән оештырылган чарада 76 кеше катнашты.

Бәйрәм алып баручының тантаналы сәламе белән башланып китте. Аннан өлкәннәр дә, балалар да бик теләп төрле уеннар катнашты, җырладылар, биеделәр. Әниләр "Фанты" уенында катнашты, анда үзләренең музыкаль, артистлык һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Балаларга да уеннар ошады.

Чара бик күңелле һәм мавыктыргыч булды, барлык катнашучылар да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International