"Өмет чаткысы"нда тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арчаның автомобиль йөртүчеләр мәктәбе ДОСААФка экскурсиягә барды.

Анда алар булачак автомобиль йөртүчеләр шөгыльләнә торган бүлмәләрдә булды. Зур кызыксыну белән автомобильнең һәр детален, яктырткычларын сүндереп, яндырып карады. Аннан соң өйрәнү тренажерлары классына үттеләр. Балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, куркыныч хәл туса үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар. Автосынау тапшыра торган класста, яшүсмерләр хәтта имтихан да биреп карады. Бәлки алар арасында да кемдер бу һөнәрне сайлар.

Тәрбиячеләр әйтүенчә, мондый экскурсияләр балаларда җаваплылык, үз көчләренә ышаныч кебек хисләр тәрбияләүдә һәм киләчәк һөнәрләрен сайлауда мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International