ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне - сәяси репрессия барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар уза торган истәлекле көн.

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бүген Казанда сәяси репрессияләр барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган матәм митинглары узды.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның  "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә психолог Алинә Васыловна "ТР Конституциясе белән танышу"дигән парламент дәресе үткәрде.

Бүген, 30 октябрь, инженер-механиклар көне. Арчаның  «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерлә тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Алинә Сабирова балаларны әлеге һөнәр белән таныштырды. Балалар әлеге һөнәрнең бик кирәкле булуын белде, чөнки ул  сәнәгатьнең һәм халык хуҗалыгының барлык тармакларында да киң кулланыла.

Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Уфа шәһәреннән килгән коллегалар белән очрашу узды.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина яңа туган балалардан әниләрнең иртә баш тартуын кисәтү һәм туучылар санын арттыру программасын тормышка ашыру кысаларында булачак әниләр белән дәрес үткәрде.

25 октябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган һәм һөнәри әзерлек, яңадан әзерлек һәм бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алу өчен дәүләт теркәлүе үткән юридик зат, шәхси эшмәкәр (крестьян (фермер) хуҗалык) сыйфатында квалификация күтәрүне узган гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы узды.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  "Чәчәк иле" программасын гамәлгә ашыру уңаеннан балаларны бүлмә үсемлекләре белән таныштыру буенча гамәли дәрес үткәрделәр.

2019 елның 30 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 743 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 56 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскидагы рәсми рәвештә теркәлгән 48 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә кимрәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International