"Өмет" үзәгендә "Тәрбия мәктәбе" технологиясе буенча дәрес узды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль ярдәм  күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбия мәктәбе технологиясе буенча дәрес уткәрелде.

Чага социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау-тәрбияләү белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне  ашыгыч ярдәм күрсәтү  фельдшеры М.Вильданов үткәрде.

Марат Вильданов түшәктә ятып чирләүчеләрне ничек тәрбияләү турында бик кирәкле мәгълүмат бирде. Шул  ук вакытта фельдшер урын өстендә ятып чирләүчеләрнең тәннәре бозылмасын өчен нинди чаралар үткәрергә кирәк икәнен аңлатты. Дәрес ахырында, Вильданов тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International