Лаеш районында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган "Без үзебезнең хәтеребезгә тугры... » дигән чара узды. Бүгенге көндә районда сәяси репрессия корбаннары булган 17 өлкән кеше яши.

Очрашуда Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, районның Сугыш һәм хезмәт советы рәисе Рашат Булатов, сәяси репрессия корбаннары җәмгыяте рәисе Мәдинә Сәгыйтова, иҗтимагый оешмаларның Координация советы рәисе Илгизә Тимиршина, Лаеш районы пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Грабалина, музей директоры Фәридә Мортазина, Пенсия фонды, район үзәк хастаханәсе һәм социаль яклау вәкилләре катнашты.

Мәдинә Сәгыйтова кереш сүз белән чыгыш ясады. Ул район җитәкчелегенә чараны оештырган, өлкәннәрне кайгырткан һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова сәяси репрессия корбаннарының район җәмгыятен булдыру тарихы, республика җәмгыяте җитәкчеләре, җәмгыятьнең истәлекле альбомын булдыру турында сөйләде.

Чарада шулай ук "Демография" милли проекты, шул исәптән өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект турында да телгә алдылар.

Соңыннан музей директоры Фәридә Мортазина катнашучыларга кызыклы экскурсия үткәрде.

Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов исеменнән өлкән яшьтәге гражданнарга, юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкәннәргә депутат Ирек Богуславский исеменнән көнкүреш химиясе җыелмалары бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International