"Волонтерлыкны популярлаштыру, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге һәм хәйриячелек буенча чаралар планы"н тормышка ашыру уңаеннан Баулы интернат-йортында социаль хезмәт алучылар "көмеш" волонтерлар турында роликлар белән таныша.
"Көмеш" волонтерлар – өлкән яшьтәге кешеләр, алар яшьтәшләренә ярдәм итә.
Белгечләр һәм социаль хезмәт алучылар "көмеш волонтер" бу - нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе һәм "Өлкән буын" проектының, һәм ирекле хәрәкәтнең берсе, шуның аркасында аның яңа һәм һәрвакыт кирәкле төрләре барлыкка килә, үсә дигән нәтиҗәгә килделәр. Кемгәдер еллар комачауламый, ә киресенчә, аңа башкаларга ярдәм кулы сузарга булыша.