Арчаның тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр инженер-механик һөнәре турында мәгълүмат ала

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген, 30 октябрь, инженер-механиклар көне. Арчаның  «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерлә тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Алинә Сабирова балаларны әлеге һөнәр белән таныштырды. Балалар әлеге һөнәрнең бик кирәкле булуын белде, чөнки ул  сәнәгатьнең һәм халык хуҗалыгының барлык тармакларында да киң кулланыла.

Тернәкләнүчеләр үзләрен бүген инженерлар итеп күрсәтте һәм тимер конструктордан машина җыйдылар. Балаларны дәрес кызыксындырды, алар биремне дөрес үтәде.

Мондый чаралар балаларда һөнәрләрнең төрлелеге турында күзаллауны киңәйтә, эзләнү активлыгын, яңалыкка омтылышны үстерә, өлкәннәрнең хезмәтенә карата танып-белү кызыксынучанлыгын, хезмәттәшлекнең социаль-коммуникатив күнекмәләрен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International