Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә экспертлар советы утырышы узды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

25 октябрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган һәм һөнәри әзерлек, яңадан әзерлек һәм бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алу өчен дәүләт теркәлүе үткән юридик зат, шәхси эшмәкәр (крестьян (фермер) хуҗалык) сыйфатында квалификация күтәрүне узган гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт советы утырышы узды.

Комиссия 8 бизнес-планны һәм аларга беркетелгән документларны һәм материалларны карады. Эшсез гражданнар  аерым мебель җитештерү һәм сату, туристик хезмәтләр күрсәтү, каш ясау буенча хезмәтләр күрсәтү, шулай ук экспресс-ателье ачу буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген оештырырга планлаштыра.

Комиссия алты бизнес-планга уңай бәя бирде, аларның авторлары 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче финанс ярдәме алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International