Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Чәчәк иле" программасын гамәлгә ашыру уңаеннан балаларны бүлмә үсемлекләре белән таныштыру буенча гамәли дәрес үткәрделәр.
Тәрбияче Энҗе Хөснетдинова хезмәт эшчәнлеге кысаларында балаларны бүлмә гөлләрен дөрес карарга өйрәтә.
"Балалар чәчәкләр өчен җир, су һәм һава кирәклеген, шулай ук үсемлекләргә су сибәргә һәм эре яфракларны дымлы чүпрәк белән сөртергә өйрәнәләр. Эш барышында балаларда үсемлекләргә карата мәхәббәт, аларны карау теләге, табигать белән тере организм буларак аралаша белү тәрбияләнә", - дип нәтиҗә ясады тәрбияче.