Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне - сәяси репрессия барышында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр истәлегенә багышланган матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар уза торган истәлекле көн.
30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Бу истәлекле көндә Россиядә милли, социаль һәм башка билгеләр буенча үз карашлары өчен сәяси репрессиягә дучар ителгән һәм тоталитар дәүләтнең корбанына әверелгән кешеләрне искә алалар. Бу вакыйганы илнең барлык халкы билгеләп үтә. Шулай ук Чистай шәһәрендә дә сәяси репрессия корбаннарын искә алу митингы оештырылды, анда Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм максатчан төркем балалары катнашты.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында "Үткәнне белү, ялгышлар кабатланмасын өчен кирәк" дип исемләнгән тематик кичә узды. Социаль эш буенча белгеч Н.Харисова “Сәяси тоткыннар көне” тарихы, репрессияләнгән кешеләр язмышы турында сөйләде. Осип Мандельштам шигырьләре, Анна Ахматованың "Реквием" поэмасыннан өзекләр яңгырады. Сөйләшү тарихи хрониканы күрсәтүче презентация белән үрелеп барды.
Ул дәһшәтле көннәрдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.