"Өмет чаткысы" үзәгендә патриотик чара

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның  "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә психолог Алинә Васыловна "ТР Конституциясе белән танышу"дигән парламент дәресе үткәрде.

Дәрестә балалар ТР Конституциясе дәүләтнең төп законы булуын,аны үтәргә кирәклеген белделәр. Шулай ук алар үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән танышты.

Мондый чаралар балаларда үз илләренә карата горурлык, ил кануннарына хөрмәт хисе тәрбияли, үз республикабызга карата кызыксыну сәләтен үстерә. Балалар Татарстан символикасы һәм гимны белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International