Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскидагы рәсми рәвештә теркәлгән 48 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабугада һәм Чистайда эшсезләр саны да кимегән. 2019 елның 30 октябренә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 370 һәм 223 эшсез исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар саны арту Яр Чаллы (+31), Яшел Үзән (+3), Түбән Кама (+22) һәм Кама Аланында (+4) күзәтелә.