Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Уфа шәһәреннән килгән коллегалар белән очрашу узды.
Башкортстаннан килгән кунаклар «Катарсис» программа комплексы эше, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек өлкәсендә Татарстан коллегаларының тәҗрибәсе белән танышты. Шулай ук хезмәттәшләр өчен мәшгульлек үзәге буенча экскурсия оештырылды.
Дустанә шартларда узган очрашу халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендәге күп кенә проблемалар буенча фикер алышу һәм килеп туган актуаль мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирде.