2019 елның 30 октябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 743 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 56 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,53 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 45 842 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 478 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 665 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 624 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 103 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.