Минзәләдә туучылар санын арттыру буенча программа тормышка ашырыла

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина яңа туган балалардан әниләрнең иртә баш тартуын кисәтү һәм туучылар санын арттыру программасын тормышка ашыру кысаларында булачак әниләр белән дәрес үткәрде.

Эмоциональ халәтне җайга салу һәм бала табар алдыннан куркуны бетерү җәһәтеннән йөкле хатыннар өчен лекция укылды.  Булачак әниләр бик теләп  төрле күнегүләр башкарды, бер-берсен яхшырак белде һәм иҗади эшкә әзерләнделәр.

Дәрес ахырында стресска каршы торучанлыкны арттыру һәм кәефне яхшырту өчен психолог хатын-кызлар белән "Кояшлы яктылык" дигән кечкенә аутотренинг үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International