Бүген Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе белән берлектә әниләр көненә багышланган "Әнинең йөрәк җылысы" дигән чара узды.
2019 елның 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр "Тукта ВИЧ/СПИД" VII Бөтенроссия мәгълүмати акциясе үткәрелә.
Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә 26 нчы ноябрьдә логопед Люция Хөсәенова белгечләргә "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның вак моторикасын үстерү өчен дидактик әсбаплар куллану" дигән темага консультация үткәрде.
25 ноябрьдән башлап Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Стоп ВИЧ/СПИД" VII Бөтенроссия акциясе уңаеннан профилактик чаралар декадасы уза.
Быел Арча шәһәренең "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты проектлар конкурсында грант отты. "Гаҗәеп дөньяга тәрәзә" проекты ярдәмендә интерактив өстәл сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.
27 нче ноябрь көнне Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе инвалид балалар өчен "Минем күңелле яңгыравыклы туп" спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.
Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында Лисюк Варвара һəм "Күңелле компания" житəкчелегендə "Əнилəр көне"нə багышланган чара узды.
Чараның максат һəм бурычлары өлкəннəргə хөрмəт, мəрхəмəтлелек тəрбиялəү, "Күңелле компания" төркеме балалары катнашында заманча жыр һəм биюлəр һəм фольклор аша өлкəн яшьтəгелəрнең күзаллавын үстерү иде.
Чара башында барлык хатын-кызларны шигъри формада Əнилəр көне белəн котладылар. Аннары социаль хезмəт алучыларны төрле уен, шаярулар, шигырьлəр, табышмаклардан торган "КВН" уены формасында балалар котлады. Өлкəннəр өчен үсеп килүче буынның игътибары һəм кайгыртуы аеруча мөһим. Балалар өлкəннəр каршында бик телəп, аеруча жылылык һəм наз белəн чыгыш ясадылар, аларны чын артистлардан аерып та булмады.
Чара азагында балалар өлкəннəр белəн истəлек фотосына төштелəр, əнилəр турында жырлаганда, тамашачыларның тəэсирлəнүдəн күңеллəре нечкəрде.
Хәзерге заман кешесенең тормышын уен-көлкедән башка күз алдына да китереп булмый. Юмор кәефне күтәреп кенә калмый, күңел күтәренкелеге дә бүләк итә, стрессларны да, проблемаларны да хәл итәргә булыша.
Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында "Тигез булу хокукы" программасы уңаеннан "Мин әйтәм!" проекты тормышка ашырыла. Альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр (АДК) ярдәмендә авыр һәм бик күп тайпылышлы балалар аралашырга өйрәнә.
Өлкән буын гражданнарына ярдәм итү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү максатларында "Демография" милли проектын тормышка ашыру уңаеннан Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты медицина училищесы студентларының "Шәфкать" иреклеләр берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә.