ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр буенча актив эш алып барыла. Шулай итеп, АДК тәрбияләнүчеләр Михаил Сарбаш һәм Илдар Гайфуллинга кирәкле мәгълүматның әңгәмәдәшенә мөстәкыйль рәвештә җиткерү күнекмәләрен үстерергә, символлар ярдәмендә уй-фикерләрен белдерә белергә ярдәм итә.

Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтү өчен ноябрь аенда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан шәһәр мәктәпләренә күчмә офис оештырылды. Мәшгульлек үзәге белгечләре 7 нче гимназиядә, 16, 11 һәм 4 нче мәктәпләрдә булдылар.

Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге логопеды Лемара Ганиева ата-аналар өчен "Өй шартларында вак моториканы үстерү" дигән мастер-класс үткәрде . Ул кул астындагы материалларны  да  кулланырга тәкъдим итте, алар белән күп кенә файдалы күнегүләр ясап  булганын әйтте. 

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 елга Производство (җитештерү) календаре эшләнде.

“Демография” миллли проекты уңаеннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Минзәлә медицина көллияте студент-волонтерлары “Өлкәннәр өчен сәламәтлек мәктәбе”н үткәрүдә катнашты.

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. 27 ноябрьдә Россиядә диңгез пехотасы көне билгеләп үтелә. Традиция буенча приютка кунакка  диңгез пехотачылары килде.

Менә инде дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр социаль приютлары арасында "Минем һөнәрем" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уздыра. Быелгы акциягә йомгак Яшел Үзән шәһәрендә "Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе" АҖ территориясендә ясалды.

27 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге "Мин үз милләтем турында нәрсә беләм. Кукмара районында яшәүче милләтләр турында" дигән интерактив шөгыль үткәрелде.

Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова 26 нчы ноябрь "Иң яраткан әнием" дигән чара уздырды.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә өлкән шәфкать туташы ата-аналар һәм балалар белән " Сак булыгыз! Грипп!" темасына әңгәмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International